news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның татар язучылары Казанда да танылырга тели

Журналист әйтүенчә, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары пассив, ә Казан үз борыныннан ары күрми.

Башкортстанның татар язучылары Казанда да танылырга тели
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). “Тулпар” журналы мөхәррире урынбасары Илдус Фазлетдинов Казан укучысының Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучыларын белмәвенең сәбәпләрен “Татар-информ”га биргән интервьюсында атады.

Журналист Башкортстан татарларының пассив булуын искәртеп узды.

“Уфада ятып, почта аша гына елга бер әсәр җибәреп, аның кайчан басылганын көтеп яту – хезмәттәшлек итү түгел”, – ди журналист.

Илдус Фазлетдинов икенче сәбәп итеп Казанда һаман да совет чорыннан калган “бер республика, бер әдәбият” принциплары хакимлек итүне әйтте.

“2002 нче елда Марат Кәбировның “Сары йортлар сере” повесте Татарстанда “Казан утлары” журналында басылып чыккач, ел әсәре дип табылды. Тәнкыйть шаулады, рәхәтләнделәр инде! Ләкин бу повестьның 1999 елда “Тулпар” журналының 5 нче санында басылып чыкканын искә алучы да булмады. Бары тик “Казан утлары”нда басылу кирәк иде. Димәк, Казан үз борыныннан ары күрми килеп чыга”, – диде ул.

Илдус Фазлетдинов шулай ук Тукай премиясенә берничә тапкыр филология фәннәре докторы, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовның Галимҗан Ибраһимовка багышланган трилогиясен тәкъдим итеп караган.

“Галимҗан Ибраһимов – татар реалистик прозасына нигез салучы әдип. Аның хакында трилогия язу түгел, Гөлсем Мөхәммәдованы исәпләмәгәндә, повесть язган кеше дә юк татар әдәбиятында. Анысы да хан заманында язылган. Ләкин Суфиян аганың исеме премиягә дәгъвачылар исемлегеннән төшереп калдырылды”, – ди ул.

Рим Идиятуллин да узмаган.

Илдус Фазлетдинов белән интервьюны “Интертат” сайтыннан укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100