news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанның татар авылында зур бәйрәм
Дүртөйле районында чираттагы Шәҗәрә бәйрәме булып үтте
Скопировать ссылку
(Уфа, 28 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның зур күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Дүртөйле районында чираттагы Шәҗәрә бәйрәме булып үтте. Бу юлы аның данлыклы татар авылы Тамакта оештырдылар.
Тамак авылына нигез 1736 елда салына. Тарих язмаларыннан күренүенчә, бирегә өч мишәр гаиләсе килеп урнаша. Халкыбызга хас булган тырышлык, үҗәтлек, булдыклылык белән, тиз арада матур тормыш көтә башлый алар. Әкренләп авыл зурая, матурлана. 1877 елда Тамак авылында 150 кеше исәпләнә. Шул чакта ук авылда умартачылык буенча уку йорты һәм зур тегермән була. 1892 елда авылны матурлап зур мәчет тә төзелә.
Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында авылларны берләштерү шаукымы Тамакны да урап үтми. Яшьләр зуррак авыллырга күчә, шәһәрләргә китә. Бүгенге көндә авылда нибары 25 хуҗалык-ихата калган. Аларда да күбрәк пенсия яшендәге апа-агайлар яши. Шулай да авылдашлар чит яклардан да кайтып зур бәйрәм оештырырга булды. Шәҗәрә бәйрәмендә данлыклы гаиләләр – Латыйповлар, Йосыповлар, Шәриповларның нәсел агачлары турында бай мәгълүматлар бирелде. Авылдашлар “Тамак авылы тарихы” дигән китапны да беренче тапкыр шушы бәйрәмдә кулга алды. Күмәк көч белән төзелгән ул басма. Бәйрәм җыр-моңнар белән үрелеп барды. Күп еллар күрешә алмаган, читтән кайткан авылдашлар рәхәтләнеп аралашу форсаты алды бу тантаналарда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2