news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның татар авылында яңа мәчет ачылды

Башкортстанның Илеш районындагы Аккүз исемле матур татар авылында истәлекле вакыйга

(Уфа, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Илеш районындагы Аккүз исемле матур татар авылында истәлекле вакыйга.
Биредә, Корбан бәйрәм алдыннан гына, аксыл-сары кирпечтән искиткеч күркәм мәчет төзелеп бетте. Яңа Аллаһ йортын ачу тантанасы үзе бер зур бәйрәмгә әверелде. Аңа чит якларда яшәүче якташлар да кайтты һәм күптән күрешмәгән туганнары, дус-ишләре белән очрашу форсатына иреште.
Ходай йортын төзү теләге белән аккүзлеләр күптән яна иде инде. Аларга бу хыялны тормышка ашыруга игелекле авылдашлары, Нефтекама шәһәрендәге нефть корылмалары ширкәте директоры Илүс Гарифуллин ярдәм итте. Нәкъ менә аның матди ярдәме һәм даими күзәтүе белән шушы мәһабәт мәчет тиз арада калкып та чыкты.
Бар авылны ямьләгән Аллаһ йортын ачу тантанасына Уфадан баш мөфти Тәлгать Таҗетдин да килде. Үзенең ихлас чыгышында ул Аккүз халкын шушы тарихи вакыйга белән котлады һәм мәчет ишекләре беркайчан да ябык тормасын дип теләде. Аннан соң, яңа мәчетне котлап, Коръән-Кәрим китабын һәм диния нәзарәтенең аләмен бүләк итте ул.
Тантанада чыгыш ясаган Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, мәчетне төзеткән Илүс Гарифуллин, имам-ахун Рөстәм Әбушахман һәм башкалар шулай ук авыл халкын зур бәйрәм белән тәбрикләде һәм мәчетне котлап бүләкләрен тапшырды. Шушы авылда туып үскән, әле Уфада яшәүче танылган татар рәссамы Ләйсән Рәхмәтуллина туган төбәгендә мәчет ачылуына шатлыгын яшерми. “Хәтта шушы вакыйга уңаеннан “Рамазан ае” исемле әсәремне дә иҗат иттем, - ди ул. - Ә Илүс Гарифуллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Без аны элек тә игелекле шәхес итеп белә идек. Хәзер ул моны үзенең чираттагы шушы зур эше белән тагын бер кат раслады”.
Мәчеткә аны төзеткән Илүс Гарифуллинның бабасы исемен куштылар. “Гарифулла” мәчетендә киләчәктә гарәп язуын һәм ислам нигезләрен өйрәнү сабаклары да булачак дип әйтелде. Ә иң мөһиме – хәзер төрле дин бәйрәмнәргә бергә җыелу, гыйбадәтләрне башкару өчен уңайлы һәм җылы урын бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100