news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанның татар авылында шәҗәрә бәйрәме үтте
Якташлар ихлас аралашты, үз шәҗәрәләре хакында сөйләде. Җыр-моңга да бай булды бу матур бәйрәм
Скопировать ссылку
(Уфа, 10 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Яңавыл районында чираттагы шәҗәрә бәйрәме узды.
Бу юлы аны Кисәккаен исемле борынгы татар авылында оештырдылар. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу төбәккә милләттәшләребез 800 ел чамасы элек үк килеп төпләнгән. Кисәккаенның шәҗәрә агачын төзегән туган якны өйрәнүче Фәрит Минәҗев сүзләренчә, бу байтак тарихи документлар белән расланган факт. Авылларының бик борынгы икәнлеген Фәрит Минәҗев биредәге кайбер нәсел-ыруларның 27нче буынына кадәр тикшерү белән дә исбатлый. Шуның өчен авылдашлары бу кичәдә Фәрит агага зур рәхмәтләрен җиткерде.
Шәҗәрә бәйрәменә чит якларда яшәүче байтак авылдашлар да кайткан иде. 400 кеше сыйдырышлы авыл мәдәният йорты бу көнне халык белән шыгрым тулы булды. Якташлар ихлас аралашты, үз шәҗәрәләре хакында сөйләде. Җыр-моңга да бай булды бу матур бәйрәм. Авылның һәвәскәр җырчылары һәм биючеләре дә бик матур тамаша әзерләгән иде. Ә инде сәхнәгә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты, Башкортстанның халык артисты, шушы як егете Фәнәви Салихов, филармония артисты, Башкортстанның атказанган артисткасы Асия Смакова һәм башкалар менгәч, бәйрәмнең яме тагын да артты.
Район хакимияте башлыгы Илшат Вәҗигатов әле Кисәккаенда узган бәйрәмнең быел Яңавыл районында оештырылган 28нче шәҗәрә бәйрәме булуын әйтте. “Үз тамырларыбызны киләчәктә дә төпле өйрәник һәм киләчәк буыннарга мирас итеп калдырыйк”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot