news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның «Тамыр» телеканалы күрмәүче балаларга 200 аудиоязма тапшырган

Әлеге аудиоязмаларның барысын да электрон китапханәгә урнаштырачаклар.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). «Тамыр» телеканалы Башкортстан республикасы махсус китапханәсенең күрмәүче һәм начар күрүче иң нәни укучылары өчен Яңа елга бүләк ясаган. Аларга 200гә якын аудиоязма тапшырганнар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Аудиоязмаларда башкорт теленә тәрҗемә ителгән дөнья халыклары әкиятләре, башкорт язучыларының Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләре һәм башкорт телендәге балалар җырлары бар.

«Тамыр» безгә «Башкорт әкиятләре» проекты кысаларында башкарылган эш нәтиҗәләрен тапшырды. Аларны эстрада йолдызлары, театр артистлары укый, дип сөйләгән махсус китапханә директоры Айгөл Әминова. 

Әлеге аудиоязмаларның барысын да электрон китапханәгә урнаштырачаклар. Аларны күрмәүче һәм начар күрүче кулланучылар йөкләп ала һәм тыңлый алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot