news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның тагын бер югары түрәсе вазыйфасыннан китә

Башкортстан президенты хакимиятенең эчке сәясәт идарәсе башлыгы Урал Хәсәнов та эшеннән китәргә гариза язган

(Уфа, 18 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан президенты хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбиров тирәсендәге җәнҗал нәтиҗәсендә республика югары даирәләрендә үзгәрешләр дәвам итә.
Башкортстан президенты хакимиятенең эчке сәясәт идарәсе башлыгы Урал Хәсәнов та эшеннән китәргә гариза язган. Ба хакта ул “Regnum” мәгълүмат агентлыгына белдергән.
Үзенең вазыйфасыннан китүен Урал Хәсәнов республикада соңгы атналарда барган сәяси гаугаларда катнашырга теләмәве белән бәйләп аңлаткан.
Башкортстанда килеп туган катлаулы сәяси хәлне репрессияләр белән түгел, ә цивилизацияле юллар белән дә хәл итү мөмкин булыр иде”, - дигән фикерен әйткән У. Хәсәнов.
Башкортстанда әлеге сәяси вәзгыятънең ахыры ни белән бетәчәген хәтта фаразлавы да авыр булуын белдергән югары түрә.
Урал Хәсәнов, 2003 елда Башкортстан президентын сайлауларда Мортаза Рәхимов командасында эшләп, зур файда китергән иде. Шуннан соң президент хакимиятендә эчке сәясәт идарәсе дигән өр-яңа оешма булдырып, аны шул идарәнең башлыгы итеп тәгаенләгәннәр иде.
Әлеге көндә Урал Хәсәнов җәйге ялда. Аның вазыйфасыннан китүен сорап язган гаризасына имза салу мөддәте 1 августта чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot