news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Төп кануны көне билгеләнә

Бүген Башкортстан Республикасы Конституциясе көне. Соңгы Конституция кабул ителүгә - 16 ел

(Уфа, 24 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Башкортстан Республикасы Конституциясе көне. Соңгы Конституция кабул ителүгә - 16 ел. Шушы уңайдан Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов республика халкына котлау күндерде.
Быел БР Конституциясе көне дәүләт бәйрәме дәрәҗәсен югалтты. Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның быелгы унтугызынчы утырышында шундый карар кабул ителде.
Әлеге карарга ярашлы бу елдан БР Конституциясе көне – 24 декабрь үзенең дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм статусын югалта һәм бу көн киләчәктә ял көне булмаячак. Истәлекле көн булып кына кала хәзер Конституция көне.
Мәгълүм ки, Башкортстан Республикасы үзенең соңгы Конституциясен 16 ел элек, 1993 елның 23 декабрендә кабул иткән иде. Анда Башкортстан Республикасы суверенитеты турындагы декларация дә чагылыш тапты. Шуннан бирле 24 декабрь көне бәйрәм дип игълан ителде һәм бу көн республика халкына өстәмә бер ял көне бирде. 24 декабрьдәге ял көне ел саен алдагы елның 1 май бәйрәмнәренә тоташтырыла иде. Хәзер инде бу хәл дә булмаячак.
Элекке елларда БР Конституциясе көне уңаеннан Уфада кайбер тантаналы чаралар була иде. Фәнни-гамәли конференцияләр, республика телевидениесы туры эфирда күрсәтүче тантаналы җыелышлар үтә иде. Тантаналы җыелыш сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамлана килде. Быел бу чараларның берсе дә оештырылмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100