news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Төп кануны бәйрәм эчтәлеген югалта

Бу хакта бүген Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның унтугызынчы утырышында карар ителде


(Уфа, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Республикасы Конституциясе көне хәзер дәүләт бәйрәме дәрәҗәсен югалта. Бу хакта бүген Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның унтугызынчы утырышында карар ителде.
Әлеге карарга ярашлы бу елдан БР Конституциясе көне – 24 декабрь үзенең дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм статусын югалта һәм бу көн киләчәктә ял көне булмаячак. Истәлекле көн булып кына кала хәзер Конституция көне.
Мәгълүм ки, Башкортстан Республикасы үзенең соңгы Конституциясен 16 ел элек, 1993 елның 23 декабрендә кабул иткән иде. Анда Башкортстан Республикасы суверенитеты турындагы декларация дә чагылыш тапты. Шуннан бирле 24 декабрь көне бәйрәм дип игълан ителде һәм бу көн республика халкына өстәмә бер ял көне бирде. 24 декабрьдәге ял көне ел саен алдагы елның 1 май бәйрәмнәренә тоташтырыла иде. Хәзер инде бу хәл дә булмаячак.
БР Конституциясе көнен гамәлдән чыгаруны Башкортстан депутатлары үзләре, ял-бәйрәм көннәрен киметү һәм хезмәт вакытын нәтиҗәле файдалану максатында, эшләнә дип аңлатты. Әмма төп сәбәп, әлбәттә, башкада. Россия җитәкчелеге төбәкләр кануннарын федераль кануннар белән тәңгәл китерү гамәлләрен башлаганнан соң, Башкортстан парламенты республиканың Төп канунына берничә тапкыр зур үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә, анда 16 ел элек кабул ителгән үзенчәлекле сыйфатлардан берни дә калмады. Башкортстан дәүләт суверенитеты турындагы декларация дә гамәлдән чыгарылды. Шулай итеп Төп канунның бәйрәмчә рухы да шактый кимеде.
Элекке елларда БР Конституциясе көне уңаеннан Уфада кайбер тантаналы чаралар була иде. Фәнни-гамәли конференцияләр, республика телевидениесы туры эфирда күрсәтүче тантаналы җыелышлар үтә иде. Тантаналы җыелыш сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамлана килде. Быел бу чаралар да булмас кебек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100