news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Төмәнәк авылында кабер ташларын өйрәнергә җыеналар

"Нигә без татарча сөйләшә торып, башкорт булып язылганбыз икән, дигән уй борчыды", - ди Фәнир Галимов.

Башкортстанның Төмәнәк авылында кабер ташларын өйрәнергә җыеналар
Султан Исхаков

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында археологик тикшеренүләр уздырырга, кабер ташларын өйрәнергә җыеналар. Бу хакта Казанда Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе Фәнир Галимов хәбәр итте. Башкортстан делегаты II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышында катнашты.

Фәнир Галимов 2008 елда үзендә авыл халкы турында китап язып калдыру идеясе туганын әйтте. "Шул рәвешле, "Синеке бит без Төмәнәккәем" китабым дөнья күрде. Эзләнүләр барышында 2002 елдагы халык исәбен алу белән бәйле документлар белән танышырга туры килде. Анда акка кара белән, Төмәнәктә 33 процент башкорт яши, дип язылган иде, шушы көннән авыл тарихын барлау теләге туды. Нигә без татарча сөйләшә торып башкорт булып язылганбыз икән, дигән уй борчыды. Мондый катлаулы эшне ялгызым гына башкарып чыга алмаган булыр идем. Дусларым Шаһинур Мостафин, Илфак Шиһапов шушы өлкәдә ярдәмгә килде. Алар белән берлектә, Уфа, Оренбург, Казан, Мәскәү архивлары документларына һәм авылдашларымның документларына таяным язылган "Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?" дигән китабым дөнья күрде", - дип белдерде Фәнир Галимов.

Ул китап язу барышында 1692 еллар тирәсендә Минзәлә ягыннан килеп утырган 6-7 гаиләгә җир бүлеп бирелүен ачыклаганын әйтте. Моны раслаган документ күчермәсе китапка урнаштырылган. "Димәк, 2017 елда авылга 325 ел тулды. Архив документлары буенча, 310 ел эчендә Төмәнәктә 4-5 башкорт кешесе генә яшәгән булып чыга. Китап чыгу хөрмәтенә зурлап Шәҗәрә бәйрәме уздырдык. Уфада татар авыллары тарихына багышланган конкурста безнең китап 2 нче урынны яулады", - ди докладчы.

Фәнир Галимов, авылның үткәнен яшь буынга җиткерү теләге белән, узган елда ачык һавада "Бабай утары" этноавылын төзелгәнен билгеләп узды. "Бу музей комплексында 17-20 гасыр татар авыллары көнкүреше белән якыннан танышырга була. 7 ай эчендә 2 меңнән артык турист кабул иткәнбез. Агымдагы елда Төмәнәктә археологик тикшеренүләр уздырырга, кабер ташларын өйрәнергә ниятлибез. Кем белә, бәлки, авылыбыз тарихында тагын да бихисап серләр ачылыр", - ди ул.

Фәнир Галимов 2017 елның июлендә Ык буе авыллары Сабан туен уздырылганын искәртеп, быел аның Азнакайда узачагын әйтте. "Бу Сабан туе атаклы Ык елгасының уң һәм сул ягында урнашкан районнарның дуслыгына китерәчәк. Алга таба Оренбург өлкәсе дәвам итәр дип ышанабыз", - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкара комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Себердә Иртыш буе Сабан туйларына әзерлек баруын белдерде. "Иртыш буенда да татар авыллары күп. Су берләштерә, су рухы халкыбызга йогынты ясый", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100