Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Стәрлебаш районы татар егете Казанда җиңеп кайтты
Башкортстанның Стәрлебаш районы татар егете Казанда җиңеп кайтты
(Уфа, 27 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Стәрлебаш районында яшәүче татар егете Илмир Өметбаев өчен Яңа елны каршылаган көннәр истәлекле вакыйга белән истә калды. Илмир Казанда Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар яшьләре форумы бюросы һәм “Идел” яшьләр үзәге үткәргән “Татар егете-2006” төбәкара милли бәйгесенең йомгаклау өлешендә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Илмир Өметбаев Стәрлебаш районы үзәгендәге 2 нче санлы урта мәктәпнең 11нче сыйныфында белем ала. Яхшы укуы өстенә бик талантлы егет тә ул – гармунда да уйный, матур итеп җырлый да, тыпырдатып биеп тә җибәрә. Шаян сүзле бу егет нәфис сүз остасы булып та чыгыш ясый. Шуңа да аның Казанда оештырылган “Татар егете-2006” бәйгесендә катнашырга базнат итүе гаҗәп тә түгел.
“Казанда узган бәйгенең йомгаклау өлешенә төрле төбәкләрдән, шул исәптән Волгоградтан, Татарстаннан, Чуашстаннан яшьләребез һәм Башкортстаннан мин, барлыгы җиде егет сайлап алынды, - ди Илмир Өметбаев. – Без ни-нәрсәгә сәләтле булуыбызга шунда ныклап сынау тоттык. Программада “Хыялым – ак канатым”, “Әссәләмегалейкүм”, “Акыллы башлар ярминкәсе”, “Бабайлардан калган мирас” кебек бәйгеләр бар иде. Жюри әгъзалары егетләрнең булдыклылыгын, җыр-моңга маһирлыгын һәм башка сәләтләрен җиде баллы тәртип белән бәяләде”.
Стәрлебаштан барган татар егете Илмир Өметбаев бу бәйгеләрдә “Баллы телле” номинациясендә җиңү яулаган. Әлеге уңышы өчен аңа истәлекле бүләк тә тапшырганнар. “Иң зур бүләк, әлбәттә инде, минем рухи мәркәзебез Казанга барып шушы кызыклы бәйгедә катнашуым һәм милләттәш егетләр белән рәхәтләнеп аралашуым булды”, - ди үзе тәэссоратлары белән уртаклашып Илмир.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз