Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Россия белән үзара Килешүен яңартуны В. Путин хуплады
Башкортстанның Россия белән үзара Килешүен яңартуны В. Путин хуплады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Уфа, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов кичә Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашып сөйләште. Әлеге әңгәмәдә башка мәсьәләләр белән бергә Башкортстан белән Россия Федерациясе Хөкүмәтләре арасында вәкаләтләрне үзара бүлешү хакында Килешүне яңарту хакында да фикер алышынды. Мортаза Рәхимовның шушы хактагы тәкъдимен ил Президенты хуплады.
Башкортстан белән Россия Федерациясе арасында үзара Килешү 1994 елда ук имзаланган иде. Башкортстанга бик файдалы булды ул Килешү. Әмма соңгы вакытта Мәскәүдәге кайбер зур җитәкчеләр киләчәктә бу Килешүнең яңартылмавы да ихтимал дип белдерә килде. Шулай да Татарстан Республикасы Россия белән шундый ук Килешүне яңарту юнәлешендә тәгаен эшләр башлагач, Башкортстан хакимиятләре өчен дә бер үрнәк булды бу. Шуңа да әле Мәскәүгә баргач, Мортаза Рәхимов та элек төзелгән Килешүне яңарту тәкъдимен ясады. Владимир Путин әлеге идеяне хуплавын әйтте. Быел шушы Килешүнең яңартылган шәкеле имзаланырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз