news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән дә Татарстанга очышлар башланачак
Башкортстан якын көннәрдә Чехиядән ике очкыч сатып алачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан якын көннәрдә Чехиядән ике очкыч сатып алачак.
Бу хакта Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаевның кичә Чехиягә эш сәфәре барышында килешенде.
Башкортстан әлегә Чехиянең L-410 UVP-E20 маркалы ике очкычын сатып ала. Киләчәктә тагын да берничә очкыч алу күздә тотыла.
Тәүге ике очкычның берсе Сибай шәһәре аэропортына, икенчесе Нефтекама шәһәренә тапшырыла. Әле алардагы һава аланнарын яңа очкычларга әзерләү бара.
Яңа очкыч кайткач, Нефтекама шәһәреннән Татарстанга да очышлар башланачак. Бу хакта Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Олег Руденко белдерде. “Без Уфага гына түгел, ә Татарстанга, Удмуртиягә һәм Пермь краена очышларны җайга салачакбыз. Бүген 10 елдан артык эшләтелмәгән аэропортны тергезүгә әзерләнәбез. Анда заманча навигация җиһазлары урнаштырыла. Аэропорт ачылу белән анда 33 кешегә эш урыны да булдырыла. Монысы да зур казаныш”.
Әлеге вакытта Казаннан һәм Түбән Камадан Уфага очышлар ясала.
Уфа белђн Түбән Кама арасында да быел җәй “Казан авиапредприятиесе” ширкәте очкычлары үз очышларын башлаган иде.
Ә берничә ел элек “Уфа-Казан” маршрутында да очкычлар, озак кына тәнәфестән соң, кабат оча башлаган иде. Баштарак атнасына өч тапкыр гына оча иде бу очкычлар. Шулай да анысына да халык бик куанган иде. Ә бу ел башыннан әлеге очышлар атнасына алты тапкырга әйләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2