news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге театры Казанда чыгыш ясаячак

Күрше төбәк артистлары Казан тамашачысына 5 спектакль тәкъдим итәчәк.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). 17-19 сентябрь көннәрендә Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театры Казанда чыгыш ясаячак. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 
 
Күрше төбәк артистлары Казан тамашачысына 5 спектакль тәкъдим итәчәк. Алар арасында Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлап чыгарылган "Тылсымлы тегермән" һәм "Безнең өйнең шатлыгы" спектакльләре дә бар. 
 
Тамашаларны Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры сәхнәсендә күрергә мөмкин булачак, диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100