news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Миякә районы татарлары җәлилче Галләнур Бохараев эзеннән Казанга килделәр

Миякә районының Каргыз-Миякә авылы кешесе Галләнур Бохараевның җәлилче Сәлим Бохаров булуы билгеле.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстанның Миякә районы эзтабарлары якташлары эзләреннән Хәрби Дан урыннары буйлап озын сәяхәткә чыккан. Аларның автоюлы, ягъни автопробег Казаннан башланды. Чөнки Миякә районының Каргыз-Миякә авылы кешесе Галләнур Бохараевның җәлилче Сәлим Бохаров булуы билгеле.

Бүген Башкортстанның Миякә районы Татар конгрессы әгъзалары Казан шәһәренең 1 нче май мәйданында – Җәлил һәйкәле янында якташларын искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Әлеге тантаналы чарада “Татар-информ” хәбәрчеләре дә катнашты.

Галләнур Бохараев 1916 елда Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында дөньяга килә. Казанда финанс эшмәкәрләре курсларын тәмамлый. Сугыш башлангач, Галләнур Даугавпилста Кызыл Армиядә хезмәт итә башлый. Монда ул әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сәлим Бохаров исеме белән йөри, “Идел-Урал” легионында да шул исем белән билгеле була. Башка җәлилчеләр белән бергә Галләнур Бохараев 1944 елның 25 августында 12 сәгать 36 минутта иң соңгысы булып җәзалап үтерелгән.

“Безнең районыбызда Галләнур Бохараев исемен бик ихтирам итәләр. Район үзәгендә аның исемен йөрткән урам бар, үзәктәге ял паркына аның исеме бирелә, – дип сөйләде Муса Җәлил һәйкәле янында узган тантанада Башкортстанның Миякә районы Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, делегация җитәкчесе Вилсур Нәфыйков. – Бу проект кысаларында безнең юлыбыз озын. Бу безнең беренче тукталышыбыз. 6 мең чакрымнан артык юл узып әле ун көн йөрисебез бар. Казанга рәхмәт – ул безне якты йөз белән каршы алды. Без Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгына баш иеп юлыбызны алга таба дәвам итәчәкбез”.

Соңыннан ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Галләнурның үз нәсел дәвамчылары булмаса да, Миякә районында туганнары яшәвен, Бохараев фамилиясенең дәвам итүен әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты исеменнән экспедиция әгъзалары – эзтабарларны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, конгресс телестудиясенең баш мөхәррире Римзил Вәлиев сәламләде. Ул тумышы белән Миякә күршесендәге Бишбүләк районы Ает авылыннан.

“Миякә районы татарлары вәкилләре менә шундый зур юлга чыкканнар икән – бу башкаларга да зур үрнәк булып тора”, – диде ул. Җәлилчеләр буенча Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы Рафаэль Мостафинның зур эш алып баруын искә төшереп үтте.

Эзтабарларга Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова да изге теләкләрен юллады.

Казанда якташларын Башкортстанның атказанган нефтьчесе, Бәләбәй механика заводы җитәкчесе, Казанның “Милләт йорты” хуҗасы Рәүф Хәсәнов та сәламләде, җәлилчеләр рухына дога укыды.

Якташларын хөрмәтләү юлына чыккан экспедиция әгъзалары тагын бер якташлары Фатих Кәрим яшәгән йорт янына тукталып, дивардагы истәлек тактасына да чәчәкләр салдылар, Муса Җәлил исемен йөрткән, сугышка кадәр герой-шагыйрь үзе дә эшләгән Опера һәм балет театры бинасы янына килделәр һәм Муса Җәлил музеена тукталдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100