news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанның Мишкә районында яңа мәчет ачылды
Башкортстанның Мишкә районындагы Өрьяды исемле матур татар авылында истәлекле вакыйга
Скопировать ссылку
(Уфа, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Мишкә районындагы Өрьяды исемле матур татар авылында истәлекле вакыйга.
Изге Корбан бәйрәм алдыннан авыл халкы зур шатлык кичерде. Матур итеп төзелгән яңа мәчет үз ишекләрен ачты биредә. Аллаһ йортын төзү хыялы белән авыл халкы күптән йөри иде. Бу хыялны тормышка ашыруда шушы авылдан чыккан булдыклы егетләр - бертуган Рафаэль һәм Рәшит Гәрәевләр зур ярдәм күрсәтте. Алар матди чыгымнарны да үз өстенә алды, төзелешне оештыручылар да булды. Урындагы хакимият һәм гади халык та, хәл кадәренчә, үз өлешен кертте бу саваплы эшкә.
Мәчетне ачу тантанасына Уфадан дин әһелләре килде. Шулай ук бу авылда туып үсеп бүгенге көндә чит якларда яшәүчеләр дә байтак кайтты бу бәйрәмгә. Тантанада чыгыш ясаучылар авылга ямь өстәгән мәчет бинасыннан кеше өзелмәсен дип теләде һәм аны котлап бүләкләрен тапшырды. Мәчеткә бертуган Гәрәевләрнең картинәсе Хәлимә әбинең исемен бирергә килешенде. Соңгы елларда Мишкәдә мәчетләр бер-бер артлы сафка баса. Аларның байтагын шушы төбәктән чыккан эшкуарлар төзетә. Мишкә районында моңа кадәр Яңа Сафар һәм Яңагош авылларында да Аллаһ йортлары ачылган иде. Рейхстаг түбәсенә җиңү байрагын элгән Гази Заһитовны туган авылы Яңагошта мәчет ачылу да зур бәйрәм төсен алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot