news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираевага мактаулы исем бирелде

Әлеге исем Уфа шәһәре алдындагы күпьеллык иҗади, мәдәни эшчәнлеге һәм зур казанышлары һ.б. өчен бирелде.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Уфаның «Нур» татар дәүләт театры актрисасы, Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираевага «Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе» исеме бирелде.

Әлеге исем Уфа шәһәре алдындагы күпьеллык иҗади, мәдәни эшчәнлеге һәм зур казанышлары, башкала һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен бирелде. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы яза.

«Бүген минем өчен бәйрәм. Бүләкләрем күп, әмма мондый шатлык күптән кичергәнем юк. Бу минем генә шатлык түгел. Бу — минем авылдашларым, районым, балаларым, оныкларым, хезмәттәшләрем өчен бүләк. Иң мөһиме — „Нур“ театры директоры Фирзәт Габидуллинга һәм шәһәр җитәкчелегенә, депутатларга күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт», — диде Сәвия Сираева.

news_right_1
news_right_2
news_bot