Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың үлеме турында хәбәр таралды
Әмма әлегә рәсми мәгълүмат юк
(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 26 гыйнварда Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты җырчы Вәсилә Фәттахованың үлеме турында хәбәр интернет челтәрендә тиз арада таралды.
Вәсиләнең улы булуы, 2015 ел ахырында кыз баласы тууы, аны ярып алулары, шуннан соң хәле катлауланып, берничә операция кичерүе билгеле.
Уфада гомер иткән Вәсилә Фәттахова, зур сәхнәгә менү белән үк, бар халыкның сөекле җырчысына әйләнгән матур тавышлы гүзәл сәнгатькәрләребезнең берсе ул. Үзенең зур сәхнәдәге иҗатын танылган җырчыбыз Айдар Галимов җитәкчелегендәге “Айдар” театр-студиясендә башлап җибәргән һәм шунда тәүге чирканчык алган яшь талант иясе беренче җырлары белән үк әсир итте. Аның башкаруында “Туган як”, “Ялгыз миләш”, "Әйтелмәгән мәхәббәт”, "Бәхетебез бикле ятмасын", "Ач әле йөрәгеңне" һәм башка эстрада җырлары, шулай ук халкыбызның рухи ядкарьләренең берсе – “Шахтер җыры” искитмәле матур, үзенчәлекле яңгырый.
18 яшендә әнисеннән ятим калып, сеңелесен карап үстергән, югары уку йортында икътисад буенча белем алган, җыр сәнгатендә якты эзен калдырган Вәсилә бу тормышта үз тырышлыгы белән үрләр яулаган, чыныккан кеше иде...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз