Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанның Кырмыскалы районында почтальонны үтерүчеләрне тотканнар
Алар Авыргазының 48 яшьлек һәм Гафури районының 27 яшьлек кешеләре булып чыккан.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда Кырмыскалы районында 48 яшьлек почта хезмәткәренә һөҗүм итүчеләрне тоткарлаганнар. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә җинаятьчеләрнең эзләренә төшкәннәр һәм шәхесләрен ачыклаганнар. Алар Авыргазының 48 яшьлек һәм Гафури районының 27 яшьлек кешеләре булып чыккан. Алар җинаятьләре өчен үкенүләрен белдергәннәр. Урланган акчаларның бер өлеше алынган. Кулга алынучылар «Талау» һәм «Үтерү» маддәләре буенча гаепләнә. Алар сак астына алынган.
Тикшерү фаразлавы буенча, 20 август иртәсендә почтальон Кырмыскалы районының Ибраһим авылына пенсия таратырга чыккан, анда инде аны әлеге ир-атлар сагалап торган. Бер йорт янында 27 яшьлек ир-ат почта хезмәткәренә һөҗүм ясаган: берничә тапкыр чүкеч белән башына суккан һәм 900 мең сум пенсия акчасы салынган сумкасын алган. Алар җинаять урыннан автомобильгә утырып качкан.
Хәзерге вакытта җинаятьнең барлык фактларын да ачыклау эшләре бара, тикшерү дәвам итә, - дип хәбәр итә республика тикшерү комитеты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз