news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Краснокама районында татар фольклор бәйрәме үтте

Башкортстанда күпчелек халкын татарлар яшәүче районнарда татар фольклор бәйрәмнәрен үткәрү матур йолага әверелде

(Уфа, 14 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда күпчелек халкын татарлар яшәүче районнарда татар фольклор бәйрәмнәрен үткәрү матур йолага әверелде.
Республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан Краснокама районында да татар фольклор фестивале шаулап-гөрләп үтте. Бу бәйрәм районда ел саен оештырыла. Райондагы авыл клублары һәм мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары халкыбызның онытылып баручы борынгы бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен тергезүгә зур өлеш кертә. “Карга боткасы”, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Капка” кебек уеннарда яшьләр дә бик теләп катнаша.
Быелгы бәйрәмдә “Йөзек салыш” уенын Куян, Яңа Актанышбаш, Яңа Хаҗи авыллары сәнгатькәрләре бик матур күрсәтте.
Яңа Яньегет авылы талантлары исә “Кич утыру” күренешен бик мавыктыргыч итеп сурәтли алды. Иске Яньегет авылы клубы һәвәскәрләре тарафыннан күрсәтелгән “Аулак өй” тамашасы да фольклор бәйрәменең йөзек кашы булды.
Район күләмендә матур итеп оештырылган шушы бәйрәмдә Яңа Нугай авылы талантлары “Кар суына бару”, Яңа Кабан авылы үзешчән артистлары “Печән өсте”, Саузбаш авылы сәнгать осталары “Су буенда” , Яңа Бөртек авылы үзешчәннәре “Өй котлау” йолаларын бик матур чагылдырды.
Фестивальдә иң яхшы чыгыш ясаучылар да билгеләнде. Беренче урынны Яңа Яньегет коллективы яулады. Икенче урынга Яңа Актанышбаш авылы сәнгатькәрләре лаек булды. Ә өченче урынны Яңа Хаҗи белән Яңа Кабан авыллары талантлары бүлеште.
Краснокама районы татар милли үзәге дә бу бәйрәмгә махсус бүләген әзерләгән иде. Аңа Яңа Нугай авылы фольклор төркеме лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100