news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның киләсе елгы бюджеты тәгаенләнде

Утырышта төп мәсьәлә булып “Башкортстанның 2010 елгы бюджеты турында” канун өлгесен тикшерү кертелгән иде

(Уфа, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада Башкортстанның дүртенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтайның унтугызынчы утырышы булып үтте.
Депутатлар кырыкка якын мәсьәләне карады, дистәләрчә канунны тикшерде, кайберләрен кабул итте.
Утырышта төп мәсьәлә булып “Башкортстанның 2010 елгы бюджеты турында” канун өлгесен тикшерү кертелгән иде. Алдан тиешле комитетның яхшы әзерләнүе аркасында, бу мәсьәлә әлләни озак вакытны алмады. Башта депутатлар аны икенче укуда, аннан соң шунда ук өченче укуда да кабул итеп куйды. Беренче укудан соң бюджетка 100гә якын төзәтмә кертелүе турында әйтелде.
Киләсе елга Башкортстан казнасы 13 миллиард сум дефицитлы булачак. Гомум керемнәр 63 миллиард 745 миллион сум күләмендә билгеләнсә, чыгымнар 76 миллиард 745 миллион сум күләмендә булачак дип белдерелде.
Киләсе елда хәлләр бик шәптән булмаячагы быелгы бюджет күләме белән чагыштырып караудан да күренә. 2009 елга бюджет 6 миллиард сум дефицитлы булачак дип кабул ителгән иде. Шул ук вакытта гомум керемнәр дә 87 миллиард сум күләмендә фаразланды. Шулай итеп киләсе елга гомум керемнәр күләме быелгы белән чагыштырганда 24 миллиард сумга азрак булачак.
Башкортстан депутатлары бүген Башкортстан Республикасы Контроль-хисап палатасы рәисе Валерий Кургузовны вазыйфасыннан алу турында карар итте. Бу хезмәтендә ул нибары 1 ел ярым гына эшләп калды. Аның урынына депутатлар, президент Мортаза Рәхимов тәкъдиме белән, Салават Харисовны тәгаенләүне раслады. Соңгы елларда ул БР хөкүмәте аппаратында төрле вазыйфалар башкарган, ә быелдан башлап республика президенты аппаратындагы коррупциягә каршы көрәш бүлегенә җитәкчелек иткән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100