news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Каралачык авылы мәктәбенә татар телендәге китаплар тапшырылды

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы җиңүчесенә дә бүләк тапшырган.

Башкортстанның Каралачык авылы мәктәбенә татар телендәге китаплар тапшырылды
https://www.instagram.com/vkt_v_rb/?hl=ru

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Башкортстанның Федоровка районы Каралачык авылы мәктәбе китапханәсенә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиллеге татар телендәге йөзгә якын китап һәм газета-журналлар тапшырган.

«Татар телендә чыккан китаплар, матур әдәбият, „Казан утлары“, „Безнең мирас“, балалар өчен „Сабантуй“ басмалары — барлыгы йөзгә якын китап һәм газета-журналлар тапшырдык. Авылларга, андагы мәктәпләргә һәрдаим барып, татарлар белән күрешеп, аралашып торабыз. Чөнки бу — безнең эшебез», — диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиллеге җитәкчесе, Уфаның «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин.

«Татар-информ» хәбәрчесенә мәгълүм булганча, Альфред Дәүләтшин Каралачык мәктәбе укучысын татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңүе белән дә котлаган.

«Мәктәп укучысы Язгөл Хәйбуллинаны татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк күләмендәге олимпиадада җиңүе белән котлап, конгресс исеменнән бүләк тапшырдык», — диде ул «Татар-информ»га.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100