news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Күгәрчен районында яңа мәчет ачылды

Башкортстанның Күгәрчен районындагы 300 кешелек Үрге Биккуҗа авылы халкы да Корбан гаете көннәрендә зур шатлык кичерде

(Уфа, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Быелгы Корбан гаете бәйрәме Башкортстанның кайбер төбәкләрендә икеләтә бәйрәм шатлыгы алып килде. Аларда яңа мәчетләр үз ишекләрен ачты.
Башкортстанның Күгәрчен районындагы 300 кешелек Үрге Биккуҗа авылы халкы да Корбан гаете көннәрендә зур шатлык кичерде. Биредә күптән көтелгән яңа Ходай йорты ачылды. Мәчетне биредән чыккан булдыклы эшкуарлар төзетте.
Бәйрәм тантанасына бу авылда туып үсеп хәзерге көндә чит якларда яшәүче якташлар да күп кайтты. Уфадан Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге дин әһелләре дә кунакка килде. Шушы районда туып үскән Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Рафаил Зиннуров белән Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Рамил Мәҗитов та катнашты әлеге истәлекле чарада.
Мәчетне ачу тантанасында чыгыш ясаган Нурмөхәмәт хәзрәт, Үрге Биккуҗа авылы халкы шатлыгын уртаклашып, яңа Ходай йортына бүләкләрен тапшырды. Башка кунаклар да буш кул белән килмәгән иде.
Мәчеткә бар авыл халкы теләге белән, аны төзетүгә зур өлеш керткән бер эшкуарның әнисе исемен бирделәр. “Өммегөлсем” мәчетендә беренче намазны да бергәләп укыдылар. Хәзер Күгәрчен районында җәмгысе 16 мәчет булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100