news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Ирек авылында мәчет ачылды

Тантаналы ачылышта баш мөфти төзелешкә ярдәм күрсәтүчеләрне «Бердәмлек» медале һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Башкортстанның Ирек авылында мәчет ачылды
tatar-congress.org

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Башкортстанның Чишмә районы Ирек авылында “Миңзифа” мәчете ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Миңзифа” мәчете бертуган Динуровлар акчасына бер ел эчендә төзелгән. Авылдашлары да ярдәм иткән. Бу урында элек мәктәп булган, ул ябылгач, урыны буш торган. Динуровларның әтиләре Сөнәгать Әхмәдулла улы шушы мәктәпнең директоры булып эшләгән. Әниләре Миңзифа 80-90нчы елларда дин тараткан, балаларына авылда мәчет салу турында әйткән булган. Өч бертуган әниләренең васыятен үтәгән.

Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгыш ясап, моннан берничә дистә ел элек бөтен республикада нибары 16 мәчет эшләве, ә бүген Башкортстанда 1200 гыйбадәтханә булуын әйтте.

Ул тантаналы рәвештә Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте байрагын тапшырды, төзелешкә ярдәм күрсәтүчеләрне «Әл-Игътисам» («Бердәмлек») медале һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100