news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Илеш районында татар укытучылары семинары үтте
Илеш районы Башкортстанда татарлар тупланып яшәгән күп төбәкләрнең берсе. Татар теле укытучыларының тәҗрибә уртаклашуы да еш кына оештырыла биредә
Скопировать ссылку
(Уфа, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Илеш районы Башкортстанда татарлар тупланып яшәгән күп төбәкләрнең берсе. Татар теле укытучыларының тәҗрибә уртаклашуы да еш кына оештырыла биредә.
Чираттагы семинар Йонны авылында үтте. Анда районның байтак мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары килгән иде. Семинар-киңәшмә авылның “Иман” мәчетендә башланып китте. Рәзиф һәм Ибраһим хәзрәтләр чарага җыелучыларга Ислам диненең кыйммәтләре һәм аның яхшылыкка өндәве хакында сөйләде. Яшь буынга, укытучылар белән беррәттән, дин әһелләренең дә тәрбия бирә алуын ассызыклады алар. Йонны мәктәбендә бүгенге көндә 91 бала белем ала. Шуларның 20дән артыгы, дин сабакларын үзләштерергә, мәчеткә дә йөри икән. Мәчеткә йөрүче балалар мәктәптә дә гел алдынгы һәм тәртипле.
Семинар-киңәшмә Йонны урта мәктәбендә дәвам итте. Анда “Туган ягы кирәк кешегә” исемле сыйныфтан тыш чара оештырылды. Укытучылар һәм укучылар Йонны мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхесләр турында сөйләде, алар язган шигырьләрне сөйләде, җырларын башкарды.
Аннан укытучылар ике төркемгә бүленеп, 7нче һәм 8нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан ачык дәресләр карады. Аларны әниле-кызлы туган тел укытучылары Гөлсинә Зарипова белән Альбина Әхмәтшина үткәрде.
Район укытучылары Йонны мәктәбендә оештырылган семинардан үзләренә дә алдынгы тәҗрибә алды һәм үз мәктәпләрендә дә шундый чараларны үткәрәчәкләрен ышандырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2