news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Илеш районында абунәчеләр көне үтте

Татарстан белән чиктәш саф татар районы булган Илештә абунәчеләр көне оештырылды

(Уфа, 30 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда киләсе елның беренче яртысына матбугат басмаларына язылу кампаниясе дәвам итә.
Татарстан белән чиктәш саф татар районы булган Илештә абунәчеләр көне оештырылды. Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарә тарафыннан әзерләнгән бу чарада республиканың күпчелек рәсми газеталары һәм журналлары редакцияләре катнашты.
Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында узган абунәчеләр көне программасы үз эченә байтак чараларны алды. Редакцияләр журналистлары үз укучылары белән очрашып сөйләште, киләсе елга газета-журналларга язылуны оештырды һәм төрле бәйгеләр игълан итеп, аларда җиңүчеләрне бүләкләде.
Уфадан бу мөһим чарага татар басмалары – “Өмет”, Кызыл таң” газеталары, “Тулпар” журналы хезмәткәрләре дә барган иде. “Өмет” газетасы баш мөхәррире Рәдис Ногманов әйтүенчә, мондый очрашулар бик тә әһәмиятле. “Үзебезнең тугры укучыларыбыз белән очрашып кына калмыйбыз, ә яңа дуслар да табабыз без мондый абунәчеләр көннәрендә”, - ди ул. Аның сүзләренчә 2010 елның беренче яртысына “Өмет” газетасына язылу яхшы гына бара. “Тиражыбызны узган елгы күләмнән киметмәскә иде исәп”, - ди баш мөхәррир.
Әле “Өмет” нең 30 меңгә якын укучысы бар. “Кызыл таң” татар газетасы тиражы күпкә азрак – 19 мең тирәсе генә. “Тулпар” яшьләр журналын 6700 кеше алдырып укый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100