news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Илеш районы Иске Кыргыз авылы халкы борынгы экспонатлар җыеп, музей ачкан

Туган якны өйрәнү музеенда 800дән артык экспонат саклана

(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). Башкортстанның Илеш районы Иске Кыргыз авылы халкы борынгы экспонатлар җыю белән мавыга. Авыл клубының туган якны өйрәнү музеенда  район, Башкортстан тарихы өчен дә зур әһәмияткә ия 800дән артык экспонат исәпләнә, дип хәбәр итә "Башинформ". Авылның тарих укытучысы Илгиз Сәлимгәрәев сүзләренчә, музейга куелган әйберләрне бөтен авыл белән җыйганнар.

Оешуына дүрт ел вакыт үткән музей үзенең мәйданын да, фондын да арттырган. Хәзер биредә дүрт бүлек эшли. Хуҗалык-көнкүреш бүлмәсендә борынгы эш кирәк-яракларын: мурда, кылыч белән шүре, бизмән, кылтыкча, күмер үтүкләрен күрергә була.

Ә икенче бүлмәдә борынгы йорт күренеше сурәтләнгән. Анда бишек, кулдан тукылган паласлар, патефон, "Зингер" тегү машинасы, балалайка да бар.

Бөек Ватан сугышы почмагын булдыруда музейга Курск, Волгоград, Мәскәү өлкәләре, Украина эзтабарлар отрядлары булышкан. Биредә казу эшләре барышында табылган сугышчыларның каскалары, алар турында мәгълүмат язылган капсулалар, фотосурәтләр, фронттан язылган хатлар урын алган. Шулай ук биредә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бүләкләре дә саклана. 

Музейда илешлеләрнең якташы, тел белгече Хәсән Сәрьян почмагы да бар. 

Соңгы елларда Илгиз Сәлимгәрәев укучылары белән бергә "Җимерелеп баручы һәйкәлләрне саклаучы археология" дигән фәнни-тикшеренү эше үткәрә. Район җирлекләре территорияләрендә археологик казу эшләре башкарыла, анда бизәнү әйберләре һәм башка тарихи кыйммәткә ия әйберләр табыла.

(Гөлшат Ганиева әзерләде)

 

news_right_1
news_right_2
news_bot