news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанның Иглин районында тагын бер мәчет ачылды
Яңа Аллаһ йортына догалар уку тантанасын Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин ачты
Скопировать ссылку
(Уфа, 7 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Иглин районы Түбәнге Ләмәз авылы халкы зур куаныч кичерде. Биредә күптән көтелгән яңа мәчет үз ишекләрен ачты.
Данлыклы авылга өстәмә ямь биргән Ходай йортын ачу тантанасына читтә яшәүче күп якташлар да кайтты, Уфадан да күп дин әһелләре барды. Яңа Аллаһ йортына догалар уку тантанасын Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин ачты һәм ихлас котлауларын җиткерде.
Район хакиме Ришат Исхаков үз чыгышында әлеге мәчет төзелешенә зур өлеш керткән эшкуарларга һәм киң күңелле мөселманнарга зур рәхмәтләрен җиткерде. “Яңа мәчетебез архитектура бизәге генә булып тормас, ә күпләрне иманлы яшәүгә тартуга да үзенең өлешен кертер”, - диде ул.
Яңа Ходай йортына Түр мәчете дигән исем куштылар. Авылның имамы Хәмит хәзрәт әйтүенчә, Түр ул - абруйлы урын дигән сүз, анда иң хөрмәтле кешеләрне утырта торган булалар, шуңа күрә яңа мәчет авылның да түре булыр, анда иманлы бәндәләр дә йөрер, ди ул.
Тирән эчтәлекле вәгазьләр тыңлап, бергәләп намаз укыганнан соң, мөэмин-мөселманнар биредә корбан чалды һәм аш мәҗлесенә җыелды, хәерләр бирде.
Иглин районы үзәге Иглин авылында да былтыр икенче мәчет үз ишекләрен ачты. Биредә электән бер мәчет эшләп килә иде инде. Әмма район үзәгенең яңа бистәсендә яшәүчеләр дә үз төбәгендә яңа мәчет төзү теләген белдерде. Яңа Аллаһ йорты биш ел дәвамында төзелде. Эшкуарлар һәм биредә яшәүчеләр ярдәме белән, мәһабәт иман йорты төзелеп тә бетте. Хәзерге көндә Иглин районында җәмгысе 24 мәчет булды. Әле тагын өч мәчет төзелеп килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot