news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның иң яхшы курайчысы билгеле булды

2018 елның 1 мартында Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт патентын алганан соң, курай Башкортстан бренды булып исәпләнә.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Башкортстанда 18-19 майда Гата Сөләйманов исемендәге республика курай бәйрәме узачак, дип белдерелгән иде. Курайчыларның Октябрьскида узган “Бәйге 2018” традицион республика конкурсы җиңүчеләрне билгеләде. Бу хакта  “Башинформ”  хәбәр итә.

Бәйге Г. Сөләйманов исемендәге XVIII Республика курай бәйрәме кысаларында узды. Бәйрәм курайны Башкортстан төбәк бренды итеп кабул ителү уңаеннан оештырылды.

  • 2018 елның 1 мартында Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт патентын алганан соң, курай Башкортстан бренды булып исәпләнә.

Бәйгедә Башкортстанның 16 районы һәм 11 шәһәреннән 82 солист һәм 22 иҗат коллективы ярышты. Катнашучыларга танылган курайчылар, сәнгать осталары, фольклорчы галимнәр, узган елларда Гран-при яулаган музыкантлар бәя бирде.

2018 елгы Курай бәйрәме Гран-приена  Баймак районыннан Айнур Әминев лаек булды, диелә матбугат хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100