Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев вафат
Мәрхүм белән хушлашу 25 апрельдә, пәнҗешәмбе көнне 11.00 сәгатьтә Башкорт Дәүләт Җыены — Корылтай бинасында узачак.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген озак авырудан соң Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Равил Бикбаев - Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстан Республикасы гимны авторларының берсе. Депутат, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены — Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе була.
Равил Төхвәт улы Бикбаев 1938 елның 12 декабрендә Оренбург өлкәсенең Югары Кунакбай авылында туа. 30дан артык шигырь, әдәби һәм фәнни-тикшеренү китаплары авторы булып тора. Аның иҗатында иң мөһим урынны туган тел, мәдәният һәм халыкның тарихи язмышы темалары алып тора.
Аның аерым әсәрләре немец, төрек, украин, казах, якут, чуаш, каракалпак һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.
Мәрхүм белән хушлашу 25 апрельдә, пәнҗешәмбе көнне 11.00 сәгатьтә Башкорт Дәүләт Җыены — Корылтай бинасында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз