news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовның 80 яшен бәйрәм итәләр
Шушы уңайдан бүген аның туган ягы - Башкортстанның Зианчура районында юбилей чаралары башланып китте
Скопировать ссылку
(Уфа, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Марат Кәримовка 80 яшь тулды. Шушы уңайдан бүген аның туган ягы - Башкортстанның Зианчура районында юбилей чаралары башланып китте.
Марат Кәримовның күркәм туган көне уңаеннан якташлары бай мәдәни программа әзерләгән. Район мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә, аның иҗатына багышлап, күргәзмә почмаклар әзерләнгән. Бүген һәм иртәгә Марат аганың туган авылы Күгәрчендә һәм район үзәге Зианчурада халык белән очрашулар һәм юбилей кичәләре үтә. Уфадан Марат аганы котларга байтак әдипләр һәм журналистлар да китте.
Марат Нәби улының юбилее февраль аенда Уфада да зурлап бәйрәм ителәчәк. Ул чараларга Казаннан да кунаклар көтелә.
Марат Кәримов төрле елларда нәшер ителгән егермедән артык шигырь һәм проза китаплары авторы. Аның беренче шигырь җыентыгы 1956 елда “Бөреләр” исеме белән чыккан. 2003 елда талантлы милләттәшебезгә “Башкортстанның халык шагыйре” дигән абруйлы исем бирелде.
Марат ага Кәримов Башкортстан Язучылар берлегендәге татар телле язучылар берләшмәсенә дә берничә ел җитәкчелек итте. Шул еллар эчендә, республиканың бихисап татар районнарында булып, әдәби иҗатка сәләтле яшьләрне һәм башлап язучыларны табуда һәм аларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүдә бәяләп бетергесез зур һәм игелекле эшләр башкарды М. Кәримов. Аның ярдәмендә әдәбиятка килгән күп кенә татар каләм әһелләре хәзер Язучылар берлеге әгъзалары булып китте һәм үз җыентыкларын чыгарды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot