news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның халык шагыйре Факия Тугызбаева вафат

Мәрхүмәгә 71 яшь иде.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Уфада Башкорстанның халык шагыйре, Салават Юлаев премиясе лауреаты Факия Тугызбаева 71 яшендә вафат булган.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, мәрхүмәне Бүздәк районында — туган ягында җирлиләр. Хушлашу мәрасиме 21 мартта Башкортстан дәүләт филармониясендә була.11 00 сәгатьтә башлана.

Факия Тугызбаева 1979-1989 елларда «Пионер» журналында, 1990-201 елларда «Акбүзат» журналының баш редакторы булып эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100