news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның халык рәссамы Рамил Килмәмәтов вафат

Мәрхүмне соңгы юлга озату 13 апрельдә Башкорт дәүләт филармониясе бинасында була.

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Уфада Башкортстанның халык рәссамы, Россиядә билгеле фоторәссам, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рамил Килмәмәтов вафат булган. Бу турыда Мәдәният министрлыгына сылтама белән "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Ул республикада фотопроектлар һәм күргәзмәләр оештырган. 25 ел дәвамында эшләп килгән "Табигать. Кеше. Мәдәният" фоторәссамнарның халыкара акциясе Рамил Килмәмәтовның авторлык проекты булган.

Рамил Килмәмәтов 1949 елда Башкортстанда туган. Фоторәссәмнар арасында беренче булып Башкортстанның халык рәссамы исемен алган.

Мәрхүмне соңгы юлга озату 13 апрельдә Башкорт дәүләт филармониясе бинасында була. 11.00 сәгатьтә башлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot