news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Фәйзи Гаскәров ансамбле Италиягә китте

Башкортстанның Фәйзи Гаскәров ансамбле Италиягә китте

(Уфа, 26 июль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле бүген Италиягә иҗат сәфәренә китте. Анда данлыклы сәнгать коллективы халыкара фольклор фестивалендә катнаша. Италиядә якташларыбыз Башкортстан исеменнән генә чыгыш ясамый, ә Россияне дә вәкиллек итә.

Италиядәге бәйге өч өлештән торачак. Гаскәровчылар башта Анкона провинциясенең Стаффоло шәһәрендә, аннан илнең көньягындагы Кротон шәһәрендә чыгыш ясый. Иҗат сәфәре Сицилия утравындагы Мессина шәһәрендә тәмамлана.

Италиягә ансамбльнең 40 кешесе китте. Шуларның 28е балет артистлары. Жюри хөкеменә алар җәмгысе 12 бию тәкъдим итәчәк.

Шулай итеп Фәйзи Гаскәров нигез салган данлыклы бию ансамбле тагын чит илдә үзебезнең милли сәнгать белән таныштырачак. Анда Фәйзи Гаскәров турында мәгълүматлар да биерләчәк.

Милләте белән татар булган Фәйзи Гаскәров яшь чагында Мәскәүдә Игорь Моисеев җитәкчелегендәге СССР халык биюләре ансамблендә эшләгән. Шул чакта ук аның башына Башкортстанга кайтып, классик милли балет, халык биюләре ансамбле оештыру уе килә. Авылларга чыгып, биюгә маһир булган татар һәм башкорт егетләрен, кызларын туплый ул. Ансамбль шулай итеп һәвәскәр сәнгать түгәрәге сыйфатында үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Ә инде ансамбльнең тәүге балкышлы уңышларын күргәч, Башкортстан Хөкүмәте аны үз карамагына алып, яшь биючеләрне һөнәри укытуга юллауга һәм матди ярдәм күрсәтүгә керешә.

Үз эшенең остасы Фәйзи Гаскәров үзе үк оештырган ансамбльне тиз арада бар илгә таныта. Алай гына да түгел, әллә күпме чит илләргә гастрольләргә чыгып, Советлар берлеге һәм Россия данын бар дөньяга киң белгертүгә дә зур өлешен кертә Гаскәров ансамбле. Әйтүе генә ансат – 66 чит илдә булган үзенең яшәү дәверендә данлыклы ансамбль. 1990 елда Ф. Гаскәров ансамбленә Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot