news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның элеккеге вице-премьерын сак астына алдылар

47 яшьлек Евгений Гурьев җир кишәрлекләре белән эш иткәндә вазифаларын арттырып куллануда гаепләнә.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 3 апрельдә, Уфа шәһәренең Совет районы судында Башкортстанның элеккеге вице-премьеры Евгений Гурьевны сак астына алу турында карар чыгардылар. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Элеккеге түрәне чама белән ике айга - 20 майга кадәр сак астында калдыралар.

Башкорстан Хөкүмәте премьер-министрының элеккеге урынбасары, Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре экс-министры 47 яшьлек Евгений Гурьев җир кишәрлекләре белән эш иткәндә вазифаларын арттырып куллануда гаепләнә, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100