news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанның элекке сенаторы өстеннән мәхкәмә башлана
Әлеге җәнҗаллы эшне Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе караячак
Скопировать ссылку
(Уфа, 15 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Россия Баш прокуратурасы Башкортстаннан Россия Федерация шурасындагы элекке сенатор, ә соңгы ел ярымда Мәскәү төрмәсендә утыручы Игорь Изместьевка карата гаепләү эшен мәхкәмәгә тапшырды.
Әлеге җәнҗаллы эшне Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе караячак. Игорь Изместьевның адвокаты Сергей Антонов сүзләренчә, ул Изместьев әфәндегә тагылган барлык гаепләүләр белән танышып чыккан һәм аларда аның турыдан-туры гаепле булуын раслаган бер генә дәлил дә таба алмаган.
Шул ук вакытта, берничә көн элек кенә Башкортстан президенты белән шау-шу куптарган әңгәмә бастырган “Московский комсомолец” гәзите 11 июнь санында Игорь Изместьев эшенә бәйле бик кызыклы мәкаләне урнаштырды. “Потерпевший против следствия”, ягъни “Зыян күрүче тикшерүчеләргә каршы” дигән язмада бу эш буенча шаһитлык кылучы Юрий Бушевның фикерләре китерелә. Аның раславынча, элекке сенатор һәм эшкуар Игорь Изместьевка тагылган гаепләр дөрес түгел.
Юрий Бушев моңа кадәр дә ил җитәкчелегенә һәм хокук саклау оешмалары башлыкларына шушы хакта әйтә килүен, ләкин аларның моңа тиешле игътибар бирмәвен ассызыклый. Тикшерүчеләр үзләре дә коррупция тозагына эләккән, ди ул.
Шулай итеп Игорь Изместьевның һәм аның белән бергә гаепләнүче тагын 12 кешенең эше киләсе атнада Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә карала башлый.
Игорь Изместьевның эшен мәхкәмәгә җиткерү һаман саен сузыла килеп, 1 ел ярым вакыт үтеп китте. Моны аналитиклар төрле сәбәпләр аркасында махсус тоткарланды, дип әйтә. Аеруча Башкортстан ягулык-энергетика тармагын Мәскәү карамагына күчереп беткәнне көтү белән бәйли алар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot