news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның элекке мәдәният министры кызының укучылары Казанда мода атналыгында катнаша

"Ул төрле яшьтәге хатын-кызларны нинди булуларына, ничә яшьтә булуларына карамастан, подиумга чыгара", - диде Гөлшат Сафина.

Башкортстанның элекке мәдәният министры кызының укучылары Казанда мода атналыгында катнаша
Евгений Иванов

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстан республикасының элекке мәдәният министры Хәләф Ишморатовның кызы Эльвира Ишморатова укучылары Татарстанда беренче тапкыр үтәчәк мода күрсәтү атналыгында чыгыш ясар дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының реклама һәм мәгълүмат бүлеге мөдире Гөлшат Сафина хәбәр итте.

“Казанда үтәчәк мода күрсәтү атналыгында Эльвира Ишморатованың укучылары танылган дизайнер киемнәре коллекциясен тәкъдим итәчәк. Аның киемнәрен Америка, Италия, Польша, Швеция, Англия һ.б. илләрдә кияләр”, - дип сөйләде Гөлшат Сафина.

“Эльвира Ишморатова төрле яшьтәге хатын-кызларга балачак хыялларын тормышка ашырып, нинди булуларына, ничә яшьтә булуларына карамастан, подиумга чыгарган кеше”, - диде Гөлшат Сафина.

  • Мода күрсәтүдә 18 яшьтән алып 63 яшь аралыгында булган утыздан артык модель катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot