Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә "Ак калфак" оешмасы ачылды
“Ак калфак”ның Дүртөйле бүлеге җитәкчесе итеп шагыйрә, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Светлана Васикова сайланды.
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). 5 сентябрьдә Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә "Ак калфак" татар-хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының бүлеге ачылган. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итте.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы республикада күптән эшләп килә. Аның төп максаты — татар халкының күркәм гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган телебезне саклау, тергезү, рухи хәзинәбезне яшь буынга җиткерү , татар хатын-кызларының дәрәҗәсен арттыру, диелә хәбәрдә.
"Дүртөйле районында "Ак калфак" бүлеген ачу уе белән күптән янабыз. Ниһаять, изге уебыз тормышка ашты. Киләчәктә дә бергәләп күркәм мәдәни чаралар үткәрербез, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә матур өлешебезне кертербез дип ышанабыз", - дигән "Ак калфак" татар хатын-кызлар ассоциациясенең Башкортостан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы идәрәсе рәисе Люция Вафина..
“Ак калфак”ның Дүртөйле бүлеге җитәкчесе итеп шагыйрә, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Светлана Васикова сайланган. Яңа бүлеккә хәер-фатыйха йөзеннән Дүртөйле районының үзәк мәчете ахуны Рамил хаҗи Исәнбирдин дога багышлаган.
Кичәдә "Әллүки" халык фольклор ансамбле әгъзлары "Хәмдия", "Зәңгәр чиләк" кебек татар халык җырларын башкарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз