Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Дүртөйле районында тагын бер мәчет ачылды
Башкортстанның Дүртөйле районында тагын бер мәчет ачылды
(Уфа, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Дүртөйле районындагы Йосып исемле татар авылы халкы зур шатлык кичерде. Биредә кирпечтән салынган, матур манаралы өр-яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Әлеге бәйрәмгә чит төбәкләрдә яшәүче авылдашлар да кайтты, Уфадан һәм район үзәгеннән дә дин әһелләре килде.
Бу мәчет аны төзетүче милләттәшебез Илдар Нафиковка истәлек тә булды. Нәкъ менә ул ике ел элек бу мәчетне үз акчасына төзетә башлаган иде. Булдыклы эшкуар һәм Агыйдел шәһәре Советы депутаты булган Илдар әфәнде, узган елның көзендә, вакытсыз вафат булды. Әмма аның башлаган игелекле эшен әтисе Фәндәвис ага дәвам итте һәм аны ахырына җиткереп, авылдашларына искиткеч матур Ходай йортын бүләк итте.
Йосып авылы халкы мәчетне ачу тантанасындагы чыгышларында Фәндәвис агага һәм аның улы Илдарга чиксез рәхмәтле булуларын белдерде. Мәчеткә Илдар Нафиков исемен кушарга кирәк дигән тәкъдимне барча кеше хуплап каршы алды.
Фәндәвис ага мәчет төзелеше белән генә эш тукталмаячагын әйтте. “Мәчет янында бик матур парк-бакча да булдырачакбыз, - диде ул. – Бу эштә авыл халкы да дәррәү катнашыр, Алла боерса”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз