news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Чишмә районында тагын бер мәчет ачылды

Мәчетнең проектын районның баш архитекторы Илдус Зәйнуллин бик матур итеп эшләгән иде

(Уфа, 9 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Чишмә районындагы Яңа Сафар исемле данлыклы татар авылы халкы өчен бик тә истәлекле вакыйга булды.
Биредә күптән көтелгән Ходай йорты үз ишекләрен ачты. Авылдашларының изге хыялын биредә туып үскән булдыклы милләттәшләр тормышка ашырды. Үзләре дә матди ярдәм бүлде, башкаларны да бу игелекле эшкә җәлеп итте алар. Мәчетнең проектын районның баш архитекторы Илдус Зәйнуллин бик матур итеп эшләгән иде. Төзүчеләр исә аны бар гүзәллегендә сафка бастырды.
“Ислам динебез көннән-көн яңарыш кичерә, халкыбыз иманга кайта, - диде район хакимияте башлыгы Камил Уразмәтов. – Башкортстанда, районыбызда мәчетләр саны күзгә күренеп арта. Мал-мөлкәте булган мөселманнарның үз хәләл акчасына Аллаһ йортлары төзетүе куанычлы күренеш”.
Яңа мәчетне ачу тантанасына Уфадан да байтак руханилар килгән иде. Алар да шушы истәлекле вакыйга уңаеннан Яңа Сафар авылы халкын ихлас котлады һәм бүләкләрен тапшырды.
Мәчеткә шушы авылда туып үскән һәм бу төбәктәге халык арасында якты эз калдырган булдыклы шәхес исемен бирделәр. “Зиннур” мәчете ишекләре һәркайчан ачык торсын, дип теләде тантанага җыелучылар.
Соңгы биш елда гына да Чишмә районында җиде яңа мәчет төзелеп бетте. Ә районда Ходай йортларының гомум саны 25кә җитте.


news_right_1
news_right_2
news_bot