news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Үчәле районында Сабан туе Гаилә елына багышланды

Үчәле районы башлыгы Фәрит Дәүләтгәрәев аграрийларның районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Башкортстанның Үчәле районында Сабан туе Калкан күле янында узды. Быел бәйрәм Гаилә елына багышланды. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үчәле районы башлыгы Фәрит Дәүләтгәрәев авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәтчәннәрен язгы чәчүне уңышлы төгәлләүләре белән котлады. Ул аларның районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.

Фәрит Дәүләтгәрәев агросәнәгать комплексында тотрыклы эш баруда республика җитәкчелеге ярдәме зур булуын әйтте.

Тулаем алганда, район быел 24,5 млн сум дәүләт ярдәмен алган. Бирегә хуҗалыкларны үстерү буенча субсидияләр дә, авылда яшәүче яшьләргә торак сертификатлары бирелү дә керә.

“Бүгенге көндә Үчәле районы республикада икътисади яктан ныклы районнар сафында тора. Билгеле, уңыш-казанышларга районда яшәүчеләрнең көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә. Шунлыктан, Сабан туе барыбызның уртак бәйрәме ул”, - диде район җитәкчесе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100