news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәк

Казанда Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар.

Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәк. Бу хакта Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу тантанасында Башкортстан республикасы Борай районы башлыгы урынбасары Гимир Нурутдинов әйтте

«Хәмдүнә апаның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән Борай районы үзәгенең бер яңа урамына аның исемен бирергә дигән карарга килдек. Кечкенә авылдан чыккан гади кызны якын итеп, аның иҗатын яратып, олы дәрәҗәгә күтәргән Татарстан халкына, җитәкчелегенә район халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100