news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Бишбүләк районында Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылды

"Фатих Кәрим шигырьләре, батырлыгы белән татар халкы тарихына мәңгелеккә керде", - диде Васил Шәйхразиев.

Башкортстанның Бишбүләк районында Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылды
Зилә Мөбәрәкшина
(Башкортстан, 28 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылды. Музей ачылу тантанасына җыелган кунаклар Фатих Кәримнең һәйкәленә чәчәкләр салды.

“Ике дус республика өчен бу вакыйга тарихи әһәмияткә ия. Музей 50 елдан артык хезмәт итте, әмма бүген аның яңа тарихы башлана. Монда музей беренче тапкыр ачылганда катнашкан, шул вакытта аның шигырьләрен укыган кешеләр бар. Фатих Кәрим кыйммәте, аның иҗаты – үлемсез”, - диде Бишбүләк районы башлыгы Наил Гатауллин.

Башкортстанның премьер-министры урынбасары Ленара Иванова музей ачылышында ярдәм иткән өчен Татарстанга рәхмәтен белдерде. Ул Фатих Кәримне каһарманлык үрнәге дип атады.

“Оятыма каршы, аның иҗатын яз белгәнмен. Киләчәк буын өчен батыр якташларыбыз турында күбрәк искә төшереп торырга кирәк”, - дип сөйләде Ленара Иванова һәм Фатих Кәримнең “Бөек җыр ул бөек Ватан өчен сугыш кырларында үлүе” дигән юлларын укыды. Иванова Фатих Кәримнең 125 еллыгына китаплары чыгачагын әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, Татарстанның Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Башкортстанда Татарстан көннәре узганда Тукай һәйкәле ачылганын искә төшерде. Ул Башкортстан, район җитәкчеләренә, архитекторларга, төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. “Татар халкы исеменнән рәхмәт”, - диде ул.

“Безнең уйлавыбызча, бик матур музей килеп чыкты. Фатих Кәрим шигырьләре, батырлыгы белән татар халкы тарихына мәңгелеккә керде. Теләгебез - музейга йөрүчеләр күп булсын иде. Бурычыбыз - балаларга, оныкларга күрсәтеп, андый шәхесләребез белән горурланырга кирәк. Безнең бурыч – мәңгелеккә аларны алып бару. Татар халкы өчен горурланып яшәргә кирәк”, - диде ул.

Васил Шәйхразиев Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханымга рәхмәтен җиткерде. “Муса Җәлил дигәндә Чулпан апа белән горурлансак, Фатих Кәрим дигәндә Ләйлә ханымны искә төшерәбез”. Ул чыгышын Фатих Кәримнең “Илең турында уйла” дигән шигырен укып тәмамлады.

Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова музейны эшләгәндә үзенең киңәшләре белән ярдәм иткән. “Бүген безнең өчен шатлыклы көн. Мин аны һаман көтәм, һаман шигырьләрен укыйм. Мин аның белән окопта да утырам, диңгездә дә йөзәм. Бүген зур бәйрәм, барыгызны да котлыйм”, - диде ул.

Башкортстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутат Алексей Изотов бу вакыйганың әһәмиятле вакыйга булуын, анда ике республиканың премьер-министры урынбасарлары катнашуын әйтте. “Без бу искиткеч шәхеснең язмышына битараф түгел. Аның язмышы гади түгел, ул заманда ул күпләрнең шундый булган. Әмма бөтен кеше дә кешелек сыйфатларын саклап кала алмаган”, - диде ул.

  • Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа. Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыш елларында иң актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. Сугыш башланыр алдыннан “халык дошманы” дип гаепләнеп кулга алына. Фронтка китәргә теләк белдереп үтенечләр язгач, аны сугышка җибәрәләр. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг тирәсендә һәлак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100