Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанның берничә районында БДИ нәтиҗәләрен тикшереп, видеоязманы яңадан караячаклар
Бу хакта журналистларга Республика август киңәшмәсе пленар өлешеннән соң Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Гөлназ Шәфыйкова җиткергән.
(Казан, 14 август, "Татар-информ"). Башкортстанның берничә районында БДИ нәтиҗәләрен тикшереп, видеоязманы яңадан караячаклар. Бу хакта журналистларга 12 августта Республика август киңәшмәсе пленар өлешеннән соң Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Гөлназ Шәфыйкова җиткерде, дип хәбәр итә “Башинформ”.
“Бердәм дәүләт имтиханнарында без шактый югары баллар күрдек, шунлыктан видеоязмалар яңадан карала. Без барысы да дөрес үтүенә инанасыбыз килә”, - дип җиткергән ведомство башлыгы.
Бу тикшерү кайсы районнарга кагыла, дигән сорауга министр “бу безнең эчке мәсьәләләр”, дип җавап кайтарган.
“Чынында исә без хәзер офлайн, ягъни видеокүзәтү өзлексез рәвештә башкарылмаган һәм бик югары булган нәтиҗәлеләрне тикшерәбез”, дип белдергән министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз