news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Баймак районында төзекләндерүдән соң мәчет ачыла

Мәчеттә үз вакытында күренекле шәхесләр Мифтахетдин Акмулла, Мөҗавир хәзрәт Сираҗетдинов булган.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Иртәгә, 21 августта, Корбан бәйрәме көнендә Башкортстанның Баймак районы Түбән Яикбай авылында төзекләндерү-реставрациядән соң мәчет ачыла. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Мәчет – XIX гасыр архитектура һәм мәдәният һәйкәле. Ул шактый еллар төбәк авыллары халкы өчен мәдәни-рухи үзәк булып тора.

Тарихи мәгълүматлар нигезендә мәчет төзелешен Мәккәгә барып кайткач Керай исемле кеше башлап җибәргән. Рәсми ачылышы 1860нчы елда булган. Архив документлары нигезендә, мәчеттә Габделгалләм, Сәетгафар, Бахуман, Морзагали, Һидият Кәримов мулла булып торган. Мәчеттә үз вакытында күренекле шәхесләр Мифтахетдин Акмулла, Мөҗавир хәзрәт Сираҗетдинов булган.

Мәчеткә беренче реставрация эшләре 1990 елда авыл халкы тәкъдиме белән үткәрелгән. 2018 елда объектны саклау буенча төзекләндерү-реставрация эшләре башкарылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100