Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанның Бөрҗән районында урманнар яна
Янгынны сүндерүдә 352 кеше һәм 103 берәмлек техника катнаша.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Башкортстанның Бөрҗән районында 350дән артык коткаручы урманда чыккан янгынны сүндерә, саклана торган тыюлыкның бер өлешен янгын чолганп алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.
«Бүгенге көндә Бөрҗән районындагы биш янгын чыганагының берсе (Килдегол авылы янында) — тулысынча, шулай ук Саргая авылы янындагы бер янгын сүндерелгән. Янгынны сүндерүдә 352 кеше һәм 103 берәмлек техника катнаша», — дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе.
Ведомство вәкиле РИА Новости агентлыгына янгынның төгәл мәйданын әйтә алмады. «Янгынның мәйданы ачыклана, шул исәптән тыюлык территориясендә дә урманнар яна», — диде ул.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, урынга Белорет, Уфа, Күмертау һәм Стәрлетамак янгын-коткару гарнизоны, шулай ук Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты бүлекчәләре хезмәткәрләре юл тоткан.
«Гражданнарның зарури чараларны аңлап кабул итүләрен сорыйбыз. Янгын таралу куркынычы булган һәр торак пункт тирәсендә җир сөрелгән. Торак пунктларга куркыныч янамый», — диелә Башкортстан коткаручылары хәбәрендә.
Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, урманнар кыялы урыннарда яна, бу исә зур техника куллануны кыенлаштыра. Шунлыктан янгынны нигездә иң гади чаралар кулланып сүндерәләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз