news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Аскын районындагы татар авылы бәйрәме

Башкортстанның Аскын районындагы данлыклы Иске Казанчы авылында Шәҗәрә бәйрәме булып үтте

(Уфа, 22 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Аскын районындагы данлыклы Иске Казанчы авылында Шәҗәрә бәйрәме булып үтте. Берничә гаиләнең нәсел агачын тәкъдим иткән чарадан һәм Сабантуйдан гыйбарәт булды бу күңелле бәйрәм.
Бар республикага киң билгеле татар авылы Иске Казанчы милләтебезгә күп кенә атаклы кешеләрне, үз һөнәрләрендә югары дәрәҗәләргә ирешкән булдыклы шәхесләрне биргән. Биредә гыйлемле кешеләрнең күп булуы нәкъ менә халыкның китапка, мәгърифәткә тартылуына бәйледер.
Иске Казанчыдагы китапханәгә нигез салынуга да киләсе елда 100 ел тула. Аның тарихы бик кызыклы. Нәкъ туксан тугыз ел элек биредә гомер итүче алдынгы карашлы мулла Фәйзерахман Гыймадов үз йортының бер бүлмәсендә шәхси китапханә ачып җибәрә. Халык бик теләп йөри анда, шуңа күрә Фәйзерахман мулла елдан-ел китаплар санын арттыра барып, аны меңнәрчә данәгә җиткерә.
Ул чорда Иске Казанчыда өч мәчет була. Фәйзерахман хәзрәт Гыймадов указлы мулла буларак, тирә-якка иң гыйлемле һәм иң кешелекле рухани булып таныла. Шулай итеп дини тәгълиматларны өйрәтү белән бергә, дөньяви тәрбия бирүгә, халыкны рухи яктан баетуга да зур игътибар юнәлтә Фәйзерахман мулла.
Атаклы мулланың вафатыннан соң, республикадагы иң борынгы китапханәләрнең берсе булган әлеге гыйлем учагында төрле елларда төрле кеше мөдир булып тора. Әмма шунысы мөһим: татар авылындагы китапханә һәр чорда да алдынгылардан исәпләнә һәм үзенең рухи байлыгы күләмен арттыра бара. 1483 кеше яшәгән Казанчы авыл советында җәмгысе 700 дән артык даими китапханә укучысы исәпләнә.
Әле авылда узган Шәҗәрә бәйрәменә бик күп күренекле авылдашлар да кайткан иде. Танып елгасы буенда 1650 елда ук нигез салынган Иске Казанчы авылы үзенең атаклы хәрби офицерлары, табиблары, фән докторлары һәм кандидатлыры белән дә данлыклы. Әлеге бәйрәмдә шуларның иң абруйлылары – Гаязовлар, Сафиннар, Суфияновлар, Зариповлар гаиләләренең нәсел агачлары белән таныштыру үтте. Башкортстан дәүләт педагогия университетының педагогика институты директоры, педагогия фәннәре докторы Әлфис Гаязов, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Зөфәр Сафин, БДС-агро ширкәте генераль директоры Булат Сафин һәм башкалар үз шәҗәрәләре белән тәфсилле таныштырды һәм әлеге бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләрен әйтте.
Соңрак бәйрәм Сабантуй мәйданында дәвам итте. Анда авылдашлар төрле бәйгеләрдә дә катнашты, җырлады-биеде дә, рәхәтләнеп аралашты да.

news_right_1
news_right_2
news_bot