news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Башкортстанның алтын тавышы" Әхәт Мортазин вафат

Кичә Уфада башкорт радиосының танылган дикторы, Башкортстанның халык артисты Әхәт Мортазин 59 яшендә вафат булган.

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Кичә Уфада "Башкортстанның алтын тавышы", башкорт радиосының танылган дикторы, Башкортстанның халык артисты Әхәт Мортазин 59 яшендә вафат булган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Кичә ул "Юлдаш" радиосында эштә булган, яңалыклар укыган.

Әхәт Мортазин хатыны, "Башкортстан" ТРК генераль директоры урынбасары Тәнзилә Ульмясбаева белән ике бала үстергән. 

Мәрхүм белән хушлашу 15 мартта М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100