news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның «Акчарлак» ансамбле милли гореф-гадәтләребезне саклауга өлеш кертә

Ансамбль башкалардан халык бәйрәмнәрен оештыруы белән аерылып тора.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ») Башкортстанның Бәләбәй районының Мәдәният сарае каршында эшләп килүче «Акчарлак» татар җыры ансамбле татар җырын яратучылар клубы буларак оештырыла. «Акчарлак» ансамбле милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү юнәлешендә колачлы эш алып бара. Ансамбльнең җитәкчесе Рәзидә Ибәтуллина, матур җырлаудан тыш, зур оештыру сәләтенә дә ия. Бу турыда «Кызыл таң» яза.

Бу коллективның башкалардан аерылып торган ягы — халык бәйрәмнәрен оештыру. Ансамбльдә катнашучылар «Каз каурые», «Кәккүк чәе», «Карга боткасы» кебек бәйрәмнәрне оештырды. Алар аша коллектив татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калуга үз өлешен кертә. Шулай ук, татарларның мәдәни традицияләре, көнкүреш үзенчәлекләре, йолалары белән яшь буынны таныштыра.

«Ак мич бәйрәме”н үткәргәннән соң, бу коллектив, тагы да дәртләнеп, бер-бер артлы халык бәйрәмнәрен әзерли башлый. Соңгы сигез ел эчендә «Чәкчәк бәйрәме», «Кымыз бәйрәме», «Киез бәйрәме», «Бәрәңге бәйрәме», «Сөлге бәйрәме», «Орчык бәйрәме», «Самавыр бәйрәме», «Алма бәйрәме» кебек чаралар бер-бер артлы үтеп тора. Алар йола бәйрәмнәрен саклауда һәм үстерүдә мөһим әһәмияткә ия.

«Акчарлак» ансамбле тарафыннан үткәрелгән һәр бәйрәмнең үз төсе, үз мәгънәсе, бай эчтәлеге бар. Үткәрелгән чаралардан бик күп мәгълүмат алырга мөмкин. Мәсәлән, «Самавыр бәйрәме”ннән соң күпләр онытылып барган «Куучы прәннек» йоласын исләренә төшерде. Борынгылар аны чәй табыны ахырында кулланган һәм кунакка кайтып китүне аңлаткан.

Кадерле кунакларны сөлге тотып, ипи-тоз белән каршы алырга күнекккәнбез. Ә менә бәләбәйлеләргә «Акчарлак”лылар яңа туган баланы биләүгә урау йоласы, яшь парларның кулларын сөлге белән бәйләү, армия сафларына китүче егетләрне дә сөлге белән озату йолалары белән таныштырды.

Гади генә орчыкны куллануның да үз йолалары бар икән. Мисалга шуны әйтер идем: ир-егетләр орчыкны хатын-кызларга аулак өйләрдә бүләк иткән. Бер буй белән — кияүдә булмаган кызларга, ике буйлысын — яшь хуҗабикәгә, өч буйлысын күпбалалы әнигә биргән.



news_right_1
news_right_2
news_bot