news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның “Ак калфак” оешмасы дусларын Уфада чыршы бәйрәменә җыйган

“Ак калфак” ансамбле Башкортстан татарлары конгрессының рәхмәт хатына лаек булган.

Башкортстанның “Ак калфак” оешмасы дусларын Уфада чыршы бәйрәменә җыйган
tatar-congress.org

(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы кулга кул тотынышып эшләгән барлык дусларын Уфада чыршы бәйрәменә җыйды. Бу турыда Бөтендөнья татар конргессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Уфа шәһәре Дим районы бүлеге үзенең тынгысызлыгы белән башка күп кенә иҗтимагый оешмалардан аерылып тора. Җырлы-биюле уеннар Яңа ел теләкләре белән аралашып барды. “Ак калфак” фольклор-эстрада ансамбленең чыгышы бәйрәм табынына тагын да ямь өстәде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегеннән килгән  Альмира Ногманова Яңа ел белән котлаган. Катнашучыларга шагыйрь Әнгам Атнабаевның тере чыгышларыннан төзелгән диск бүләк итткән.

“Ак калфак” ансамбле исә халык, эстрада җырларының гүзәл үрнәкләрен популярлаштыруда күрсәткән хезмәте өчен Башкортстан татарлары конгрессының рәхмәт хатына лаек булды, диелгән әлеге хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot