Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Ахун авылы халкы Казанга килеп «дипломатик бәлеш» пешерергә өйрәтә ала
Көртмәле ләвешен бары тик Ахун татар авылында гына пешерәләр.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстанның Учалы районы Ахун авылы китапханәсендә оешкан «Әхыйрәтләр» клубы хатын-кызлары һәм мәдәният йорты коллективлары Казанга барып, үз осталыкларын күрсәтеп кайтырга хыяллана. Алар Казан татарларына «дипломатик бәлеш» пешерергә өйрәтергә вәгъдә итә. Ахун авылы халкы белән «Татар-информ» хәбәрчесе очрашты.
«Казанга килеп, буза кайнату, көртмәле ләвеше пешерү буенча мастер-класслар күрсәтә алыр идек. Безнең үзебезнең Ахун көе бар. Аны гармунда да, баянда да уйнап карыйлар — безнекечә китереп чыгара алмыйлар. Казанга килеп, барысын да күрсәтер идек», — диде «Әхыйрәтләр» клубына йөрүче Ахун ханымнары.
Көртмәле ләвешен бары тик Ахунда гына пешерәләр. Бу — көртмәлектән ясалган затлы камыр ризыгы. Ахун халкы аны кадерле кунакка пешерә, туй табынына куя. «Кыз сорарга килгән кунакларга көртмәле ләвеше куймагач, хәтта хөрмәт итмиләр дип үпкәләп кайтып китүчеләр дә булган, ди заманында. Менә шундый дипломатик камыр ризыгы ул көртмәле ләвеше!», — ди шушы авылның ветеран укытучысы Зилия Әхмәтова.
- Ахун — Башкортстанның зур авылларыннан берсе. Ахун авылының төгәл тарихы билгеле: бирегә 1780 елда Габдулла ахун Даушев килеп утырган. Ул Алтын Урда мирзалары нәселеннән булып, Россия дәүләтенең вәкил-дипломаты рәвешендә Иран, Төркия, Әфган илләрендә, кыргыз, казах җирләрендә илче вазифасын башкарган. Шушы хезмәтләре өчен Россия хөкүмәте, ягъни Екатерина патша аны 40 мең дисәтинә җир белән бүләкләгән.
«Безнең төп телебез — татар теле. Соңгы вакытта гына башкортлаштык, чөнки мәктәбебездә 10 ел башкортча укыттылар. Шул вакытта тел бераз бозылды. Без татарчаны матуррак сөйләшә идек… Әмма без башкортча укысак та, татарлыкны яулап ала алдык. Мин бөтен җирдә татарча сөйлим. Бер башкортның да, бер чарадан да куып чыгарганы юк. Элек безгә укырга китаплар да Казаннан килә иде. Хәзер татарчасын да Башкортстан үзе бастыра. Китабын да бастыра, театрын да куя — тормышыбыз хәзер башкортлар белән тигез…», — ди Зилия Әхмәтова.
«Башта татар авылы булган бу, хәзер ундүртләп милләт яши. Учалыда безне — татар, Уфада башкорт, диләр. Казанда бөтенләй сөйләшергә куркабыз. Каныбыз татар, телләребез бозылган инде. Хәл-әхвәлләр шулайрак», — ди авыл мөәзине Җәүдәт Әмиров.
Бүгенге көндә иң популяр татар язучысы булган Зифа Кадыйрова биредә туган. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры артисты, татар егете Алмаз Әмировның туган ягы да шушында. Күренекле җырчы Нәзифә Кадыйрова да Ахун кызы. Россия киноларында төшүче татар кызы Олеся Фәттахованың да тамырлары Ахуннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз